Хезмәт коллективлары белән очрашу

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

24 гыйнварда Югары Ослан муниципаль районы Контроль-хисап палатасы рәисе Лилия Хурматуллина «Солнышко»балалар бакчасының хезмәт коллективы белән очрашты. Ул район территориясендә гамәлдә булган республика программаларының 2022 елда үтәлеше нәтиҗәләре турында җентекләп сөйләде, алдагы үсеш планнары турында хәбәр итте.

Очрашуда катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны актив бирделәр.

Элегрәк Лилия Хөрмәтуллина катнашында «Каенкай» балалар бакчасы, Акбарс банк, районның Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы, КФҮ, авыл җирлекләренең үзәкләштерелгән бухгалтериясе коллективларында очрашулар булды. Әлеге очрашулар җирле үзидарә органнарының һәм район халкының үзара хезмәттәшлеге өчен файдалы һәм нәтиҗәле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International