2023 елның гыйнварыннан Югары Ослан районы медицина оешмаларына 65 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру һәм скрининг тикшеренүләре узу өчен китерү эше яңадан башланган.
Агымдагы елда 1200 кешене китерү планлаштырыла. «Демография» милли проектының «өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан 86 өлкән граждан китерелгән. Медицина тикшерүе узучы барлык гражданнар да чыгу урыны һәм вакыты турында алдан кисәтелде.