Белдерү

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

2023 елның 31 гыйнварында 10.00 сәгатьтә Югары Ослан авылы яшүсмерләр (яшьләр) клубы бинасында дүртенче чакырылыш Югары Ослан муниципаль районы Советының чираттагы утызынчы утырышы була.

Көн тәртибендәге түбәндәге мәсьәләләрне карау күздә тотыла:
1. Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләп кую турында
2. Югары Ослан муниципаль районы Советының «2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Югары Ослан муниципаль районы бюджеты турында»2022 елның 12 декабрендәге 28-382 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында;
3. Югары Ослан муниципаль районы Финанс-бюджет палатасының 2022 елгы эше турында
4. Югары Ослан муниципаль районында муниципаль хезмәт турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында;
5. «Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы»муниципаль берәмлегендә муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс турында нигезләмәгә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында;
6. Югары Ослан муниципаль районында бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында;
7. 2022 елда Югары Ослан муниципаль районының депутатлар корпусы эше турында;
8. 2022 елда Югары Ослан муниципаль районында федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру турында;
9. Югары Ослан муниципаль районы Тикшерү-хисап палатасының 2022 елгы эше турында;
10. Югары Ослан муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының 2022 елдагы эше турында;
11. 2022 елда Югары Ослан муниципаль районы территориясендә муниципаль җир контролен гамәлгә ашыру эше турында.
12. Төрле.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International