Бүген Югары Ослан урта мәктәбе активистлары педагог Евгения Калмыкова, өстәмә белем бирү үзәге директоры Мария Шаһиәхмәтова һәм мәгариф бүлеге начальнигы Рәзилә Яковлева озатуында Иннополис шәһәрендә ТР Президенты ярдәмчесе Тимур Сөләйманов белән очрашуда булдылар.
Ул проект турында җентекләп сөйләде, шулай ук укучыларны эш юнәлешләре белән таныштырды, кызыксындырган сорауларга җавап бирде. "Минемчә, безнең Яшьләр иң яхшы һәм креатив! Безнең көч-Күптөрлелектә!",- диде Тимур Җәүдәт улы. "Мәктәптә, белем алудан тыш, вакыт үткәрергә, аралашырга, үзеңне тормышка ашырырга теләгән мохит барлыкка килергә тиеш".