Авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

Бүген Югары Ослан район Советының актлар залында авыл җирлекләре башлыклары белән район башлыгы урынбасары Сергей Осянин рәислегендә хуҗалык эшчәнлегенең агымдагы мәсьәләләре буенча чираттагы киңәшмә узды.

Башлык урынбасары 2023 елда үзара салым акчаларын җыю эшләренең барышы турында сөйләде. Сәгъдиева Алина – район Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге начальнигы җирлек башлыклары белән берлектә эшнең барышы турында сөйләде.

Лазарева Татьяна – район Советының оештыру-хокукый һәм кадрлар эше бүлеге башлыгы урынбасары 2022 ел өчен керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләрне тутыру буенча Методик тәкъдимнәр белән таныштырды.

Авыл җирлекләренең вәкиллекле органнары эше буенча статистик мәгълүматлар бирү, авыл җирлекләренең вәкиллекле органнарының эш планы һәм социаль паспортларны эшләп бетерү турында сораулар белән район Советы Аппараты җитәкчесе Никитина Людмила чыгыш ясады.

Җир кишәрлекләрен һәм ОКСЛАРНЫ инвентаризацияләү эшенең барышы турында Макыл авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Гусева Рәисә һәм Майоров Валерий Шеланга авыл җирлеге башлыгы чыгыш ясадылар. Җаваплы кешеләргә йөкләмәләр бирелде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International