Педагогик хезмәт ветераны Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

Югары Ослан районының мәгариф өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте, балаларга һәм яшьләргә гражданлык-патриотик, рухи-әхлакый тәрбия бирүгә зур өлеш керткәне өчен педагогик хезмәт ветераны, Югары Ослан мәктәбенең элеккеге директоры Баранов Борис Михайлович Югары Ослан муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Бүләкләү Югары Ослан район Советының актлар залында предприятие һәм оешма җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашында узды. Бүләкне Югары Ослан районы башлыгы Марат Зиатдинов тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International