Бүген, 07 февральдә, район башлыгы Марат Зиатдинов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте.
8 кеше түбәндәге мәсьәләләр буенча кабул ителде: Югары Ослан авылының җир, торак, төзекләндерү, Борнаш авыл җирлеге территориясендә «Глампинг» эко-туризмын үстерү, эшкә урнаштыру һәм максатчан юнәлештә укыту.
Әлеге мөрәҗәгатьләр теркәлде һәм каралды. Әлеге мәсьәләләр буенча аңлатмалар әңгәмә вакытында бирелгән.
Исегезгә төшерәбез, район башлыгы Марат Зиатдинов һәр сишәмбе көнне 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр 2-18-39, 2-13-38 телефоны буенча гражданнарны кабул итә.
Моннан тыш, гражданнарны шәхси кабул итү сишәмбе көнне 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр башлык урынбасары, Башкарма комитет җитәкчесе һәм аның урынбасарлары тарафыннан башкарыла.
Шулай ук график буенча (район сайтында урнаштырылган https://verhniy-uslon.tatarstan.ru/vpriem.htm) гражданнарны күчмә кабул итү гамәлгә ашырыла.