Эшче һөнәрләрне популярлаштыру, үз тармакларындагы иң яхшы белгечләрне ачыклау, яшьләрдә сайланган һөнәргә карата кызыксыну уяту, остазлык институтын булдыру һәм 13-16 февраль көннәрендә Алабуга шәһәре территориясендә «Алабуга-skills»республика һөнәри осталык конкурсы үткәрү планлаштырыла.
Конкурс Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәме белән Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан 22 номинация буенча үткәрелә (исемлек бирелә). Финалистларны бүләкләү республика масштабындагы тантаналы чаралар кысаларында узачак.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат һәм аның турында Нигезләмә рәсми сайтта урнаштырылган: http://xn--80aacgcdh2cyaav6b.xn--p1ai/alabuga-skills-konkurs-professional-nogo-masterstva.html.
Гаризалар 2023 елның 10 февраленә кадәр электрон адрес буенча кабул ителә: konkursalabuga@mail.ru өстәмә мәгълүмат алу өчен 8(85557) 4-48-95 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.