Югары Ослан авыл җирлеге территориясендә теплица бар, анда ел әйләнәсе ябык грунтта яшелчә культуралары үстерелә.
Игелә торган төп культуралар - кыяр, помидор, салат һәм чәчәк үсентеләре.
Бүгенге көнгә, 1000 м2 мәйданда кыяр үсә. Урып-җыю көндәлек режимда башкарыла. Бу яңа һәм табигый яшелчәләргә халыктан ихтыяҗ зур булуы белән аңлатыла. Сату каналлары төрле: кибетләр аша, өйгә китерү һәм кафе рестораннарына җибәрү. Ә җәйге чорда, халыкның үз яшелчәләре өлгерә, теплица үз мәйданнарын башка культураларга үзгәртә.
Хуҗалыкның якындагы планнарына язгы чорда халыкны яшелчә культуралары һәм чәчәкләр утыртуны тәэмин итү керә.
Теплицаның гомуми мәйданы 2040 м2. Температура режимы, яктырту һәм сугару автоматлаштырылган режимда эшли.