Югары Ослан муниципаль районының Иҗтимагый советы утырышы 9 февральдә узды, утырышны аның Рәисе Мильямил Сәгъдиев алып барды.
Иҗтимагый совет утырышы эшендә район башлыгы урынбасары Сергей Осянин, Совет аппараты җитәкчесе Людмила Никитина, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлфия Абдуллина катнашты.
Көн тәртибендәге барлык сораулар каралды. Мильямил Таһирович Иҗтимагый советның 2022 елдагы эше турында хисап тотты, совет эше канәгатьләнерлек дип танылды. Шулай ук 2023 елга эш планы һәм агымдагы елның 1 яртыеллыгына Иҗтимагый совет әгъзалары тарафыннан гражданнарны кабул итү графигы расланды. Аның белән теләге булган һәркем район сайтының «Район тормышы» бүлегендә - «Иҗтимагый совет»бүлегендә таныша ала.
Шулай ук районның мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре (барлыгы 47 учреждение) оешмалары исемлеге расланды, аларга карата 2023 елда хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатына бәйсез бәя биреләчәк.