Бүген Югары Осланда Ватаннан читтә үз бурычларын үтәгән сугышчы-интернационалистларны искә алу көненә багышланган тантаналы митинг узды.
Чарада район башлыгы Марат Зиатдинов, предприятиеләр җитәкчеләре, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, шулай ук авыл халкы һәм мәктәп укучылары катнашты.
Митингта катнашучылар бер минут тынлыктан соң Ватанны саклаучылар, Әфганстанда һәм локаль конфликтларда һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салдылар.