Эшлекле дүшәмбе

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

Бүген Югары Ослан муниципаль район Советының актлар залында район башлыгы Марат Зиатдиновның оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән чираттагы киңәшмәсе узды.

Кириллов Евгений-Россия Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» муниципальара бүлегенең җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы.

Осянин Сергей - башлык урынбасары гражданнар җыены нәтиҗәләре һәм хезмәт коллективлары белән очрашулар турында сөйләде.

Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының төзелеш, ТКХ, элемтә һәм энергетика бүлеге башлыгы урынбасары Бурдина Татьяна 2022 елда район территориясендә торак программаларын тормышка ашыру һәм 2023 елга планнар турында сөйләде. Ә район башлыгы яшь гаиләгә торак алу өчен сертификат тапшырды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгының Югары Ослан муниципаль районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гобәйдуллин Рәшит язгы кыр эшләренә әзерлек барышы һәм авыл хуҗалыгы ярминкәләре нәтиҗәләре турында сөйләде.

Федотов Александр-Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы «Татарстан чаңгы юлы»республика акциясендә катнашуга йомгак ясады.

Җаваплы кешеләргә йөкләмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International