Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышы

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Югары Ослан районы башлыгы Марат Зиатдинов катнашында Югары Ослан муниципаль районының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы узды.

Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:

-Югары Ослан муниципаль районы буенча 2022 елда һәм 2023 елның гыйнварында урам-юл челтәренең торышын контрольдә тоту (узган елның шул ук чоры белән чагыштыру);

- медицина персоналының гадәттән тыш хәлләрдә 2022 ел һәм 2023 елның гыйнвары өчен реакциясе;

- ММЧда автомобиль юлларындагы ситуацияләрне яктырту, юл-транспорт травматизмын профилактикалау, 2022 елда исерек килеш идарә иткән өчен тоткарланган машина йөртүчеләр турында суд утырышлары йомгаклары буенча язмалар;

- РФ КоАП 20.25 статьясының 1 өлешендә каралган административ эшләрне карау нәтиҗәләре буенча суд органнары салган административ штрафларны түләтү һәм 2022 елга бурычлыларның транспорт чараларына арест салу.

- кышкы чорда юлларны карап тоту. Гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча күрелә торган чаралар;
- 2023 елда Югары Ослан муниципаль районы автомобиль юлларын норматив хәлгә китерү буенча планлаштырылган чаралар турында;

- юлларда җәяүлеләр иминлеген тәэмин итүгә бәйле гражданнарның мөрәҗәгатьләре.
Утырыш нәтиҗәләре буенча җаваплы затларга тиешле йөкләмәләр бирелде, алар Югары Ослан муниципаль районының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы беркетмәсендә чагылыш табачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International