Бүген профсоюз активы конференциясендә профсоюз хезмәткәрләренә, Югары Ослан муниципаль районы профсоюз хәрәкәте активистларына Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре Гомумроссия һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы бүләкләре тапшырылды.
Профсоюз әгъзаларының законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча актив эше өчен дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республика комитетының Рәхмәт хаты Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе мөдире Сафиуллина Эльвира Рәшит кызына игълан ителде.
Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республика комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:
Минһаҗева Алфия Корбангали кызы-Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының эшләр идарәчесе;
Никитина Людмила Николаевна-Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе.
Котлыйбыз!