Бүген «Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» ДКУ Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән берлектә Югары Ослан авылы Чехов урамы, 18 нче йорт адресы буенча Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара үткәрде.
Чарада Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы вәкилләре катнашты.
Исегезгә төшерәбез, «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» 2012 елның 2 ноябрендәге 73 – ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 12 статьясы (аз керемлеләр, 1 һәм 2 төркем инвалидлар, инвалид балалар, ятим балалар, аларның законлы вәкилләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары, Россия Федерациясе, Советлар Союзы, Социалистик Хезмәт, Россия Федерациясе Хезмәт Геройлары һәм башкалар) һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе