Яшь җырчы Алия Хәлимова «Илһам чишмәсе» конкурсында III урынны алды

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

«Илһам чишмәсе» - «Вдохновение чишмәсе» III төбәкара җыр конкурсының икенче этабы Сарман районы территориясендә узды.

18-19 февральдә узган конкурсның төп максаты - җырчы Илһам Шакировның иҗатын популярлаштыру, аның хәтерен мәңгеләштерү, үсеп килүче буынны тәрбияләү һәм халык традицияләренә тарту . Конкурста Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Удмуртия, Чувашия, Оренбург өлкәсе, Мәскәү шәһәрләреннән 6 яшьтән 21 яшькә кадәрге җырчылар катнашты.

Конкурс «Вокал соло» номинациясендә үткәрелде. Алия Татар телендә Илһам Шакировның репертуарыннан бер халык һәм бер автор җырын башкарды.

Быел катнашу өчен 150дән артык гариза кергән сайлап алу турын узганнан соң Алия төбәкара конкурста лаеклы чыгыш ясады һәм III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Алия белән аның җитәкчесе Г. Нигъмәтҗанованы котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International