Югары Ослан районында иң яхшы татар телен белүче баланы сайладылар

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

28 нче февральдә, район мәктәпләрендә ел саен уза торган Туган телләр айлыгының соңгы көнендә, Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган чаралар планын тормышка ашыру; мәктәп яшендәге балалар арасында талантларны, аларның татар теле һәм татар халкының гореф-гадәтләрен белү дәрәҗәсен ачыклау; тел тирәлеген өйрәнү һәм үз халкының мәдәни мирасын саклау максатыннан Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе канаты астында район укучылары арасында “Иң яхшы татар телен белүче” муниципаль конкурсы узды.

Мактаулы исем өчен районның 14 мәктәбеннән 22 укучы көрәште.
Төп титулны яулау өчен, катнашучыларга үзләрен бәйгенең төрле этапларында сынап карарга туры килде. Алар арасында: 
- “Үзем турында үзем" (индивидуаль формада татар телендә үзе турында сөйләү);
- "Мин-талант" (татарча җырлау, шигырь уку, бию, йола уены һ. б.  күрсәтү);
- "Минем яраткан милли ризыгым" (видеоролик – конкурсант яки аның әти-әнисе катнашында үзе хәзерләгән милли ризыкны яклау);
- "Өй эше" (татар халкының традицияләре һәм казанышлары турында эшләнмәләр, халык кораллары һәм кәсепләрен, милли киемнәрдәге татар бизәкләрен һ.б. тәкъдим итү).

Конкурс сынаулары башланыр алдыннан кунакларны каршы алучы Югары Ослан мәктәбе татарча концерт программасын хәзерләгән иде, шуның белән конкурсантларга яхшы кәеф бүләк итте.

Шунысы гаҗәп: катнашучылар арасында малайлар саны кызларга караганда күбрәк булуы шатландырды. Конкурс дәвамында әзерлекләре ягыннан да малайларның чыгышлары отышлырак булып чыкты. 

Компетентлы жюри комиссиясе нәтиҗәләре буенча Югары Ослан гимназиясе укучысы Хөсәенов Азат “Татар телен иң яхшы белүче” дип танылды. Икенче урынны Түбән Ослан мәктәбеннән Радэль Шәйдуллин, өченче урынны Макылдан Алмаз Мөгаллимов яулады. Аерым катнашучылар «Милли традицияләрдә тәрбияләнгән укучы», «Иң иҗади татар баласы»; «Иң талантлы укучы», “Иң матур сәхнә образы», “Иң сәләтле татар баласы”, “Оста җырчы”, “Иң сәнгатьле шигырь сөйләүче” номинацияләрендә җиңүче дипломына лаек булдылар.  
- «Татар телен иң яхшы белүче" конкурсы концепциясе шоу буларак кына түгел, ә билгеле бер белем һәм тәрбия процессы буларак та бик мөһим. Әзерлек чорында укучылар тарихка, милли мәдәнияткә һәм телгә тартылалар, шулай ук халык алдында чыгыш ясарга һәм бер-берсе белән үзара  җылы мөнәсәбәтләр урнаштырырга өйрәнәләр, - ди бәйгене оештыручы милли мәгариф буенча методист, Бөтендөнья татар конгрессының район бүлекчәсе җитәкчесе Гөлгенә Дәүләтшина.  
Бәйгедә катнашучыларны шулай ук «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының район бүлеге җитәкчесе Әлфия Минһаҗева тәбрикләде. Ул укучыларга һәм педагогларга көндәлек тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде, уңышлар теләде һәм конкурста аеруча уңышларга ирешүчедәргә истәлекле бүләкләр тапшырды.        
Әлеге район мәктәпләрендә узган Туган телләр айлыгының соңгы коне милли тел һәм гореф-гадәтләрнең чын бәйрәменә әверелде: балалар үзләре хәзерләгән милли ашлар белән сыйланды, бергәләп туганнарча аралашты, бер-берсенең иҗат җимешләренә чын күңелдән куанды. Иң мөһиме: көне буе татар мөхитендә яшәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International