Югары Ослан районында Татарстанның Монополиягә каршы хезмәте булачак

2023 елның 3 марты, җомга

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Югары Ослан районы территориясенә визиты 2023 елның 6 мартында була. Муниципаль районга ведомство җитәкчесе урынбасары Венера Чернова киләчәк.

Традиция буенча муниципаль район территориясендә район җитәкчелеге белән эшлекле очрашулар, мәктәптә ачык дәрес, гражданнарны кабул итү һәм предприятиеләрнең берсендә булу узачак.

Чара сәгать 10да башланачак – бу вакытка Югары Ослан урта мәктәбендә ачык дәрес планлаштырылган

Гражданнарны кабул итү Югары Ослан муниципаль районы Советының кече залында түбәндәге адрес буенча узачак: Югары Ослан авылы, Чехов ур., 18.

Венера Чернова ММЧ вәкилләренең сорауларына җавап бирәчәк: гражданнарны кабул иткәннән соң журналистлар өчен брифинг узачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International