Автотранспорт чараларын тапшыру тантанасы

2023 елның 7 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында Татарстан Республикасы Раисы Рөстәм Миңнеханов катнашында «Казан Экспо» күргәзмә комплексы территориясендә автотранспорт чараларын тапшыру тантанасы узды.

Тантанада Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Гобәйдуллин катнашты.

Рөстәм Нургали улы билгеләп үткәнчә, республика аграрийлары узган ел нәтиҗәләре буенча лаеклы нәтиҗәләргә ирешкән.

"Лада Гранта" автомобиленең ачкычларын авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рәшит Гобәйдуллинга тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International