Бүген район мәдәният йортында балалар сәнгать мәктәбе укучылары Динара Галәвиева һәм Нина Антонованың бишенче концерты узды.
Чарада Югары Ослан районы башлыгы Марат Зиатдинов һәм авыл халкы катнашты.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре үзләренең концерт номерлары белән тамашачыларны сөендерделәр.
Чара башында район башлыгы хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.
- Кадерле хатын-кызлар, сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телим! - диде Марат Зиатдинов.