2023 елның 13 мартыннан 24 мартына кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор учреждениеләре тарафыннан «кайнар линия» һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультацияләр бирү үткәрелә.
Үз хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауның барлык кызыксындырган мәсьәләләре буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен мәгълүмат:
- «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Яшел Үзән филиалы консультация пункты телефоны - (84371) 5 72 63 эш көннәрендә 8.00 дән 12.00 гә кадәр һәм 13.00 дән 16.40 га кадәр;
- Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәге телефоны- 8 800 555 49 43 тәүлек әйләнәсе.