2023 елның язгы кыр эшләренә авыл хуҗалыгы техникасын әзерләү безнең район аграрийларына хәл итәргә кирәк булган беренчел бурыч булып тора. Бары тик вакытында һәм сыйфатлы ремонт кына планлаштырылган срокларда туфракны эшкәртүне һәм чәчүгә әзерләүне тәмамларга һәм язгы чәчүне оптималь агротехник срокларда үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.
Район хуҗалыклары механизаторлары бүген техниканы ремонтлауда мәшгуль – авыл хуҗалыгы машиналары һәм прицеп техникасы паркын язгы кыр эшләренә әзерләргә кирәк. Кагыйдә буларак, хуҗалык техникасын үз көчләре белән ремонтлыйлар – бу механизаторларны эш белән тәэмин итәргә һәм акчаны экономияләргә мөмкинлек бирә. Өстәвенә, механизаторлар үз техникаларын яхшырак беләләр һәм теләсә нинди катлаулылыктагы ремонтны бик яхшы башкаралар. Язгы кыр эшләренә әзерлек кысаларында Югары Ослан муниципаль районында 97 берәмлек тракторны ремонтлау таләп ителә. Бүгенге көндә 88 трактор төзек хәлдә (планга карата 85 процент).