Бүген, 20 мартта, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары һәм Югары Ослан муниципаль районы Советы аппараты җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә барышында гидротехник корылмаларны язгы ташкынга әзерләү мәсьәләләре, район башлыгының ТР Инвестицион советы утырышында катнашуы каралды, шулай ук агымдагы атнага чаралар планы расланды.