2023 елның 25 мартында Югары Ослан районы Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы инициативасы белән экология, табигый ресурсларны һәм әйләнә-тирә мохитне саклау проблемаларына игътибар җәлеп итү максатыннан ел саен үткәрелә торган «Җир Сәгате» халыкара акциясендә катнашачак. 1 сәгатькә (20 сәгать 30 минуттан 21 сәгать 30 минутка кадәр) административ биналарны архитектура-декоратив яктырту һәм дежур яктырту, шулай ук гражданнарның тормыш иминлеген тәэмин итү белән бәйле булмаган башка объектларны яктырту һәм электр җайланмалары сүндереләчәк.
Беренче тапкыр Җир Сәгате 2007 елда уздырылган. Беренче тапкыр бәйрәм Сиднейда узды һәм анда бер шәһәр халкы гына катнашты. Әмма бер елдан соң акциягә 35 ил халкы кушыла. Ел саен катнашучылар саны арта, хәзер аларның саны миллиардлар белән үлчәнә.
Бу акция табигатькә сакчыл мөнәсәбәт символы. Бүген бу планетада иң зур экологик акция.