Бүген Югары Ослан муниципаль районы Контроль-хисап палатасы рәисе Лилия Хөрмәтуллина Россиянең ике регионы Контроль-хисап палатасы рәисләре белән очрашты. Татарстан Республикасында булу кысаларында Камчатка крае Контроль-хисап палатасы рәисе Сергей Лозовский һәм Ханты-Манси автономияле округы –Югра Хисап палатасы рәисе Владислав Маркунас муниципаль контроль-хисап органы эшчәнлеге белән таныштылар.
Чарада район башлыгы урынбасары Сергей Осянин һәм Татарстан Республикасы Хисап палатасы аудиторы Александр Якупов катнашты.
Сергей Викторович кунакларны район тарихы белән таныштырды, җирле үзидарә органнарының административ төзелеше һәм эшчәнлеге турында сөйләде.
Тышкы муниципаль финанс контроле эшен оештыру буенча Россия коллегаларында күп сораулар туды, аларга Лилия Илфаровна тулы җаваплар бирде.
Тәҗрибә уртаклашу очрашуы барлык катнашучылар өчен кызыклы һәм файдалы булды.