Бүген 21 мартта Югары Ослан муниципаль районы Советы Аппаратында муниципаль хезмәткәрләрне аттестацияләү комиссиясенең быел беренче утырышы узды.
Муниципаль хезмәткәрләрне аттестацияләү өч елга бер тапкыр үткәрелә. Бүген комиссия әгъзаларына эш турында хисапларын тапшырган 8 кеше аттестацияләнде.
Аттестация нәтиҗәләре буенча, комиссия барлык аттестацияләнүчеләр муниципаль хезмәтнең алмаштырыла торган вазифасына туры килә дип карар итә.