21 мартта Югары Ослан муниципаль архивында яшь архивчы мәктәбенең методик дәресе узды. Дәрес хәзерге вакытта уза торган «Минем шәҗәрәм»генеалогик тикшеренүләр конкурсына багышланган.
Мәктәп укучылары үзләренең нәсел агачын төзергә өйрәнгәннәр. Шәҗәрәләрнең нинди төрләре барлыгын, аларны ничек рәсмиләштерергә һәм үз ата-бабалары турында дөрес мәгълүмат кертергә мөмкинлеген белдек.