Республиканың атказанган төзүчесе Бахрам Талыбович район халкына яхшы билгеле.
ТР Раис Указы белән күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм юл төзелешен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медале белән Мостафаев Бахрам Талыб улы бүләкләнде.
Баһрам Талыбович исеме Югары Осланлыларга яхшы билгеле, чөнки район юлларының күп өлеше аның катнашында төзелгән. Бүген Мостафаев «Моторостроительное управление» ҖЧҖ генераль директоры, Татарстан Республикасы әзербайҗаннарының төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, моннан тыш, "ТР атказанган төзүчесе", "РФ почетлы юлчысы"дигән мактаулы исемнәргә ия.
Якташыбызны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз!