Район халкының үзара салым акчаларын түләве тәмамлана.
24 мартка торак пунктлар исәбенә 4 млн.сумнан артык акча кергән, бу планлаштырылган сумманың 89,7 процентын тәшкил иткән.
Соболевское, Майданское, Набережно-Морквашское, Нижнеуслонское, Новорусско-маматкозинское, Октябрьское торак пунктлары тулысынча үзара салым җыялар. Җыен тәмамлануга якын Олы Мәми, Канаш, Печище, Шеланга торак пунктлары.
Ямбулат торак пунктында (57,2%) һәм Курал торак пунктында (58,8%) үзара салым җыюның иң түбән темплары.