Районда санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык башлана

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

Шимбә көнне, 1 апрельдә, районда санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча еллык икеайлык башлана.

Икеайлык барышында торак пунктлар территорияләрен, юл буендагы урман полосаларын һәм яр буе зоналарын чүп - чардан чистарту, истәлекле һәм мемориаль урыннарны, шулай ук югары осланлыларның массакүләм ял итү урыннарын төзекләндерү күздә тотыла, - дип уртаклашты Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының төзелеш, ТКХ, элемтә һәм энергетика бүлеге башлыгы Алина Утюгина.

Ел саен язгы өмәләрдә торак пунктларны чүп-чардан һәм пычрактан чистарту буенча район предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре, шулай ук район халкы катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International