30 мартта Югары Ослан муниципаль районының социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өч яклы комиссия утырышы булды.
Социаль партнерлык яклары комиссия эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген анализладылар, 2022 елда район Башкарма комитеты, профсоюз оешмаларының координация советы һәм Югары Ослан муниципаль районы эш бирүчеләре арасында хезмәттәшлек турында килешүнең йөкләмәләре ничек үтәлгәнлеге турында фикер алыштылар.
Шулай ук район гражданнарына социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә чаралары һәм Югары Ослан муниципаль районы предприятиеләрендә һәм оешмаларында беренчел профсоюз оешмалары булдыру мәсьәләләре каралды.