Бүген К(и)ФУНЫҢ дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында кадрлар бүлекчәләре җитәкчеләре һәм кадрлар эшен алып бару өчен җаваплы хезмәткәрләрнең эшлекле очрашуы үткәрелде.
Көн тәртибендә «Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтнең кадрлар составының бердәм мәгълүмат системасы» (алга таба – ЕИС КС) һәм «Татарстан Республикасы дәүләт органнарының һәм аларга буйсынучы учреждениеләрнең бухгалтерлык хисабы һәм хисаплары» (алга таба – ГИС ЦБ) Татарстан Республикасы Дәүләт Мәгълүмат системаларын интеграцияләү буенча эш кысаларында үзара хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре торды.