Эш мәсьәләләре буенча киңәшмә

2023 елның 1 апреле, шимбә

Оператив киңәшмә район башлыгы Марат Зиатдинов рәислегендә Совет һәм Башкарма комитет Аппаратында узды.

Гадәттәгечә, көн тәртибендә гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү, физик һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләрен карау сроклары буенча сораулар карала. Югарыда санап үтелгән мәсьәләләр буенча хәл турында Людмила Федорова – Советның гомуми бүлеге начальнигы һәм Анна Йосыпова– Башкарма комитетның гомуми бүлеге начальнигы хәбәр иттеләр.

Моннан тыш түбәндәге мәсьәләләр каралды: район сайтына яңалыклар бирү, сайтка һәм җирле үзидарә органнарының рәсми битләренә керү, күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрын 2023 елның 1 кварталында кирәкле мәгълүматлар белән тутыру буенча эш турында.
Барлык сораулар буенча җаваплы башкаручыларга йөкләмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International