Бүген, 3 апрельдә, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары һәм Югары Ослан муниципаль районы Советы аппараты җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә барышында федераль, төбәк һәм муниципаль юллар буйлап чүп-чарны җыештыру, авыл җирлекләре территорияләреннән зур габаритлы чүп-чарны чыгару, санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү, авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм төзелеш объектларында хезмәтне саклау нормаларын үтәү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсен әзерләү мәсьәләләре каралды.