"Локоло»

2023 елның 3 апреле, дүшәмбе

Татарстанның цифрлы командасы «Локоло» дигән яңа цифрлы сервис эшләтеп җибәрде, ул Югары Ослан муниципаль районының күп фатирлы йортларында яшәүчеләрне, бизнесны һәм идарәче компанияләрне бер платформада берләштерәчәк. Кушымтаны App Store һәм Google Play ' да йөкләп алырга мөмкин.

https://locolo.tatarstan.ru/

Эшләүчеләр билгеләп үткәнчә, аның ярдәмендә кулланучылар үз җәмгыятен булдыра алалар һәм, кушымтадан чыкмыйча, берьюлы берничә мәсьәләне хәл итә алалар. «Локоло» район халкының, эшмәкәрләрнең һәм дәүләтнең аралашуын гадирәк һәм ачыкрак итәчәк дип планлаштырыла.

Мәсәлән, халык:

ишегалдын төзекләндерү инициативасын тәкъдим итү һәм аның статусын һәм карарын күзәтү;
башка милекчеләр белән бергә идарәче компания өчен коллектив сорау булдыру һәм шунда ук җавап алу;
счетчик күрсәткечләрен чат-ботка җибәрү;
күршеләр өчен белдерүне виртуаль тактага (фото, видео яки текст форматында) элеп куегыз.
Үзегез сынап карагыз һәм сезгә ошар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International