Бүген Югары Ослан муниципаль районында Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе делегациясе районның профсоюз активы, эш бирүчеләр вәкилләре, юридик һәм кадрлар хезмәтләре һәм хезмәтне саклау белгечләре өчен семинар-киңәшмә үткәрү максатында булды.
ТР Профсоюзлар федерациясе эшчәнлеге турында ФПРТ рәисе урынбасары Татьяна Васильева сөйләде. Аннары Федерация аппараты белгечләре аудиториягә ТР Профсоюзлар федерациясе эшенең өстенлекле юнәлешләре, хезмәт законнары һәм хезмәтне саклау яңалыклары турында хәбәр иттеләр. Социаль партнерлык һәм 2022 ел нәтиҗәләре турында фильм күрсәтелде. Киңәшмәдән соң Федерация белгечләре тыңлаучыларның сорауларына җавап бирделәр.
Семинарда Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин катнашты.
Югары Ослан муниципаль районы профсоюз оешмаларының координация советы рәисе Л. Хөрмәтуллина