Бүген Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов һәм Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе урынбасары Татьяна Васильеваның эшлекле очрашуы булды.
Яклар районда профсоюзлар эшчәнлеге, территориаль өч яклы килешүне үтәү һәм перспективага бурычлар турында фикерләр алмашты.
Нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен Марат Галимҗан улы Зиатдиновка Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясенең «Социаль партнерлык өчен»күкрәк билгесе тапшырылды.