Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты) Сезне 2023 елның 25 апрелендә Дәүләт комитеты рәисе урынбасары С.В. Павлов йөзендә Дәүләт комитеты җитәкчелеге тарафыннан Югары Ослан муниципаль районына бару планлаштырылуы турында хәбәр итә.
Күчмә чара барышында гражданнарны 9.00 сәгатьтән (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 13.11.2006 №537 карарына ярашлы рәвештә) дәүләт комитеты компетенциясенә (бәяләрне, тарифларны билгеләү өлешендә) кагылышлы мәсьәләләр буенча күчмә кабул итү һәм Югары Ослан муниципаль районының коммуналь инфраструктура объектларына бару планлаштырылган.
Кабул итүгә язылу һәм өстәмә мәгълүмат 8(84379)22343 телефоны буенча