Төзекләндерү эшләре дәвам итә

2023 елның 7 апреле, җомга

Югары Ослан авыл җирлегендә төзекләндерү һәм санитар тәртип урнаштыру эшләре дәвам итә. Торак пунктта өмәләр оештырыла, юл кырыйларын чүп-чардан һәм санкцияләнмәгән чүплекләрдән даими рәвештә санитар җыештыру алып барыла.

Тотрыклы уңай температуралар башлангач, подряд оешмалары хезмәткәрләре җирле әһәмияттәге автомобиль юлларын төзекләндерү элементларын буяуга, шулай ук горизонталь юл билгеләрен торгызуга һәм яңартуга керешәчәк.
     
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International