»Хәтер бакчасы " халыкара акциясе

2023 елның 7 апреле, җомга

Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә, илнең төп байлыкларының берсе – Россия урманына сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, урманчы һөнәренең абруен күтәрү, җәмгыятьнең игътибарын урман ресурсларын саклау, үрчетү һәм арттыру проблемаларына җәлеп итү максатыннан, агымдагы елның 29 апрелендә Югары Ослан муниципаль районы территориясендә «Хәтер бакчасы»халыкара акциясе узачак. Безнең районның һәр торак пункты территориясендә диярлек җимеш агачлары һәм куаклар утыртылачак.

Сайтта эшләүче интерактив картада: садпамяти2023.рф, акцияне үткәрү координаталарын карарга мөмкин. Барлык ваемсыз булмаган гражданнардан акциядә катнашуларын сорыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International