Орел шәһәрендә Бөтен стильле каратэ буенча Россия беренчелеге узды. Ярышларда Югары Ослан спортчылары да актив катнашты.
16-17 яшь, 72 кг категориясендә беренчелек җиңүчесе Никита Платцев булды. Кирилл сапуновка өченче призлы урынга аз гына җитмәде. Үз авырлыгында чыгыш ясарга мәҗбүр булган Кирилл дүртенче урынны ала.
- Спортчылар һәм шәхсән үзем исеменнән район башлыгы Марат Зиатдиновка финанс ярдәме өчен рәхмәт белдерәсем килә, - ди тренер Иван Платцев. - Мондый масштабтагы ярышларда район исеменнән чыгыш ясау һәрвакыт җаваплы һәм хөрмәтле. Безнең егетләр тагын бер тапкыр ышанычны акладылар