Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара

2023 елның 19 апреле, чәршәмбе

Кичә район мәдәният йортында җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды.

Театральләштерелгән спектакль белән кунакларны җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре һәм район депутатлары гаҗәпләндерде.

Шулай ук тантана барышында район башлыгы Марат Зиатдинов, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин һәм Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Фәйрушин күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм югары профессионализмнары өчен муниципаль хезмәтнең аеруча яхшы эшләгән хезмәткәрләренә һәм ветераннарына грамоталар һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Чара бер сулышта узды, тамашачылар артистларга һәм чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләре белән киттеләр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International