Район башлыгының Ураза бәйрәме белән котлавы

2023 елның 21 апреле, җомга

Хөрмәтле Югары Осланлылар!
Барлык мөселманнарны чын күңелдән олы һәм якты Ураза бәйрәме белән котлыйм!
Бу бәйрәм изге Уразаның төп кагыйдәләрен – рухи чистаруны, тынычлыкны, шәфкатьлелекне, игелекле эшләр башкаруны гәүдәләндерә. Ул безне үз эшләребезгә һәм гамәлләребезгә вөҗданыбыз кушканча карарга, якыннарыбыз турында кайгыртырга, ата-бабаларыбызның истәлеген олыларга, тарихи һәм мәдәни традицияләрне хөрмәт итәргә чакыра.
Бу мөһим гомумкешелек нормаларын үтәү белән бергә, без бергәләп илебезнең социаль-икътисади үсеше өчен шартлар тудырабыз.
Бу бәйрәм көнендә барыгызга да чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләп калам!

Хөрмәт белән, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М.Г.Зиатдинов
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International