Ике кешегә бер һөнәр

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

Татар Борнашы авылыннан Тимохиннар педагогик гаиләсен тәкъдим итәбез.

Ирле-хатынлы Тимохиналар Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының «Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ педагоглары булып торалар. Александр Петрович математика һәм информатика укыта, Наталья Владимировна рус теле һәм әдәбияты дәресләре алып бара. Алар Наталья Владимировна әлеге мәктәптә эшли башлагач танышалар. Берникадәр вакыттан соң гаилә кордылар, йорт төзеделәр, хәзер ике бала тәрбиялиләр. Улы авиамодель белән мавыга, кызы балалар сәнгать мәктәбенә йөри. Алар һәрвакыт бергә, мәктәптә дә, өйдә дә бер-берсенә ярдәм итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International