Бүген Югары Ослан муниципаль районы актлар Советында авыл җирлекләре башлыклары белән хуҗалык эшчәнлегенең агымдагы мәсьәләләре буенча район башлыгы рәислегендә чираттагы киңәшмә узды.
Фәсхетдинов Рәшит-Югары Ослан районы хәрби комиссары контракт буенча хезмәт итү турында сөйләде. Потапова Любовь – Югары Ослан муниципаль районы Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе җир кишәрлекләрен һәм мөлкәтне инвентаризацияләү буенча эшләрнең динамикасын күрсәтте. Осянин Сергей-Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары «бердәм челтәр стандарты» проектын гамәлгә ашыру буенча «Бердәм Россия»партиясенең беренчел бүлекчәләре секретарьлары өчен семинар үткәрү мәсьәләсе белән чыгыш ясады.