Тотрыклы җылы һава торышы белән бәйле рәвештә, Югары Ослан районының социаль учреждениеләренә җылылык бирү бүгеннән тәмамланды. Бу хакта карарга район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Фәйрушин 19 апрельдә кул куйды.
Моннан тыш, бу көннәрдә киләсе җылыту сезонына әзерлек башланачак. Җылылык магистральләре участокларына ревизия үткәреләчәк, кирәк булганда ремонт эшләре башкарылачак.
Исегезгә төшерәбез, 2022/2023 елгы җылыту сезоны Югары Ослан районында 15 сентябрьдән башланды.