Югары Ослан муниципаль районы Советының гомуми бүлеге ел дәвамында даими рәвештә гражданнарны кабул итүнең бердәм көнен үткәрү турындагы эшкә йомгак ясый.
Расланган график буенча гражданнарны Югары Ослан муниципаль районы башлыгы, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары, Башкарма комитеты җитәкчесе кабул итә.
2023 елның 4 аенда район муниципаль хакимият органнарына барлыгы 67 кеше мөрәҗәгать иткән, кабул итүләр саны -21, шул исәптән күчмә кабул итүләр саны – 6.
2023 елның I яртыеллыгына гражданнарны күчмә кабул итү графигы расланды, аның белән Югары Ослан муниципаль районы сайтында «Гражданнар мөрәҗәгатьләре»бүлегендә танышырга мөмкин.