Яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелеше

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Тиздән Маматкозинода яңа ФАП ачылачак. Төзелеш тулы көченә бара. Узган ел инде нигез салынган, хәзер модуль комплекты китерелгән, хәзерге вакытта түбә монтажлана.

Бу фельдшер-акушерлык пункты безнең районда инде 15 нче модульле ФАП, анда Маматкоза авыл җирлегендә яшәүче 212 кешегә хезмәт күрсәтеләчәк.

Исегезгә төшерәбез, яңа ФАПлар "Сәламәтлек саклау"милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү кысаларында төзелә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International