Теплица хуҗалыгы район халкын сөендерүен дәвам итә

2023 елның 28 апреле, җомга

Югары Ослан авыл җирлеге территориясендә урнашкан теплица хуҗалыгы халыкны үзенең табигый һәм яңа продукциясе белән сөендерүен дәвам итә.

Шулай ук хуҗалыкта халыкка сату өчен яшелчә культуралары үсентеләре үстерелә.

Бүген теплица хуҗалыгына район башлыгы Марат Зиатдинов килде, анда ул фермер Ренат Шәрәфетдинов белән очрашты. Җитештерелә торган продукция күләмен арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International