Россиядә ел саен 1 майда Яз һәм хезмәт бәйрәме билгеләп үтелә.
Безнең ил тарихына бәйрәм традициясе 1890 елда ук килә. 1970 елдан майның беренче көннәре рәсми рәвештә эшчеләрнең халыкара теләктәшлек көннәре дип атала. Традиция буенча 1 Майда кешеләр тыныч демонстрацияләргә чыгалар. Бәйрәм бары тик сәяси төсмердә була гражданнар атаклы сәясәтчеләр, җитештерү алдынгылары портретлары, дәртле чакырулар белән плакатлар, флаглар, һава шарлары һәм чәчәкләр белән киләләр. Бу чыннан да бәйрәм яз көне иде.
Районда «маевки» үткәрү традициясе 2014 елда яңадан торгызылган һәм ел саен диярлек (пандемиянең 2020 елыннан тыш) профсоюз оешмалары рәсми бәйрәм уңаеннан тантаналы митингларга җыелган. Бу безнең фото җыелмасы хәтерләтте.